Барлык яңалыклар
Терроризмга каршы
27 ноябрь 2018, 12:13

Террорчылыкның йөзе фаҗигале, иң мөһиме - аңа юл куймаска

Соңгы елларда телевизор экраннарыннан без террорчылык, “ИГИЛ”, сүзләрен, тыныч халыкны бомбага тотулар, метрода, театрларда, мәктәпләрдә шартлаулар турында еш ишетәбез. Ерак барасы да юк. Беслан, “Норд-ост”, Дубровка, Волгодонск, Буйнакск, “Третьяков” метросы, Манеж мәйданында шартлау – болар телетапшырулар буенча һәм басма матбугаттан укып белгән иң зур террактлар. Террорчылыкның йөзе – коточкыч, канлы. Иң мөһиме аның кабатлануына юл куймау. Башкортстанның төпкелендә урнашкан безнең районга шартлаулар янамый. Бу бик әйбәт. Халык үзен тыныч тойсын өчен нәрсә эшләнүе турында районның полиция начальнигы И.С.Кулсарин белән әңгәмәләштек.

- Илфат Сибәгатуллович, Сез җитәкчелек иткән эчке эшләр бүлеге коллективы көн саен үзенең мәшәкатьле, катлаулы, күзгә күренмәгән, кешеләргә бик тә кирәк эшен башкара. Шул турыда аныграк сөйләп китсәгез иде.

- Мин үзем 2001 елның февраленнән маена кадәр Башкортстан Республикасының кушма отряды составында Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы операциядә катнаштым, шуңа күрә террорчылык, экстремизм мәсьәләләрен практикада беләм һәм аларга бик җитди, җаваплы мөнәсәбәттә торам.

Күмәк кеше катнашлыгында районда үткән һәр чара, мәсәлән, Белем һәм Балаларны яклау көне, Сабантуй, 9 Май, Корбан бәйрәме, Пасха, Яңа ел һ.б. алдыннан безнең хезмәткәрләр хезмәт-эзләнү этләре ярдәмендә объектларны тикшереп чыга. Аларны чит хәвефле предметлар булу-булмауга, гадәттән тыш хәлләр килеп туу очрагына эвакуация юлларының ачыклыгына тикшерәләр.

Барлык бәйрәм даталары алдыннан личный состав көчәйтелгән эш режимына күчә: исәптә торган кешеләрне йөреп чыгалар; нарядларның патрульда тору маршрутлары чаралар үткәрү урыннарына якынайтыла. Зарурлык туганда объектлар тәүлек әйләнәсе сак астына алына. Мәсәлән, сайлаулар алдыннан.

Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда һәм аларны, шул исәптән террактларны чикләү өчен хезмәткәрләрнең күнекмәләрен ныгыту максатында районның коткару хезмәтләре средстволарын (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, газ хезмәте, үзәк район дәваханәсе) җәлеп итеп эчке эшләр бүлегенең личный составына күнекмәләр үткәрелә.

- Бу Сезнең коллектив тарафыннан башкарылган эшләр. Ә башка учреждениеләрдә, мәсәлән, мәктәпләрдә һәм дәваханәләрдә бу хәвефле күренешне кисәтү өчен нәрсәләр эшләнә?

- Һәр мәктәптә, балалар бакчасында, дәваханәдә “Хәвефсезлек почмаклары”, стендлар бар. Аларда чит, шикле предмет күргәндә нәрсә эшләргә кирәклеге турында анык инструкцияләр бирелә. Террористик оешмалар “кармагына” ничек эләкмәскә, сезгә террорчылар һөҗүм иткән яки сезнең янда терракт кылынган очракта беренче гамәлләр турында аңлатыла. Шулай ук шартлы янгын чыккан бинадан балаларны, персоналны һәм башкаларны эвакуацияләү буенча өйрәтү күнегүләре үткәрелә. Мәсәлән, урындагы колледжта, район дәваханәсендә, балалар бакчаларында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләрен җәлеп итеп шундый укулар үткәрелә. Җәй көне заложникларны азат итү һәм тәртипсезлекләрне чикләү буенча район үзәгендә өйрәнү күнегүләре үтте. Бу күнегүләр өйрәнү генә булып калсыннар иде. Алар барышында алган күнекмәләрнең беркайчан да кирәге чыкмасын.

- Терракт корбаны булмау өчен район халкына Сез нинди киңәшләр бирер идегез?

- Моның өчен гади кагыйдәләрне үтәү зарур: таныш булмаган әйберләрне тотмагыз һәм карарга омтылмагыз; чүп контейнерлары, әрҗәләре, ташландык бала коляскалары, хуҗасыз чемоданнар янында тормагыз – еш кына нәкъ шундый урыннарга шартлаткыч куела; таныш булмаган кешеләрдән пакетлар һәм сумкалар алмагыз. Исегездә тотыгыз: предметның тышкы кыяфәте аның чын тәгаенләнешен яшерергә мөмкин. Шартлаткыч җайланмалар өчен комуфляж сыйфатында гадәти көнкүреш әйберләре: сумкалар, пакетлар, төргәкләр, тартмалар, һәм хәтта бала уенчыклары файдаланыла; шикле корреспонденцияне, посылка яки бандерольләрне ачмагыз. “Хат эчендәге бомба” кебек шартлату җайланмаларының калынлыгы гадәттә 5-10мм була. Хат кулъяулык яки кесә календарена охшаш була. Хатны алгач, аны ачарга ярамый, белгечләр чакыртып, аларга тикшерү өчен бирү зарур; тышкы кыяфәтләре шикле булган кешеләрдән сакланыгыз; иске яки ташландык автомобильләргә якын килмәгез; хокук саклау органнары хезмәткәрләренә үзегез тапкан шикле әйберләр, шулай ук шикле кешеләр турында хәбәр итегез; кеше күп тупланган урыннарда булганда бинада резерв чыгу юлларының кайда булуын белеп торыгыз; шартлау, янгын чыккан очракта беркайчан да лифттан файдаланмагыз һәм паникага бирелмәскә тырышыгыз.

- Террорчылар гадәттә һөҗүм өчен халык күп җыелган урынны сайлый.

- Террорчылык актының турыдан-туры зарарлау факторыннан тыш, халык паника нәтиҗәсендә килеп чыккан этеш-төртеш аркасында да һәлак була һәм җәрәхәтләнә. Шуңа күрә халык төркемендә түбәндәге кагыйдәләрне истә тоту зарур: мөмкин кадәр хәвефсезрәк урын сайлагыз. Ул халык төркеме уртасыннан, трибуналардан, чүп әрҗәләреннән, калдырылган пакет һәм сумкалардан, пыяла витриналардан, ихаталардан мөмкин кадәр ераграк булырга тиеш.; паника килеп туган очракта мотлак рәвештә үзегездән галстук, шарф кебек нәрсәләрне салыгыз; этеш-төртеш очрагында кулларны барлык әйберләрдән азат итәргә, мөмкин булганча киемнең барлык сәдәфләрен каптырырга, терсәкләрне бөкләп, кулларны күкрәк читлегенә җыярга – шулай итеп сез төркемнең кысуын киметәсез һәм үзегезне саклыйсыз; төркем хәрәкәтләнә башлаган очракта кибетләрнең пыяла витриналары, биналар стеналары, агачлар янына эләгү хәвефле. Халык төркеме тарафыннан аларга кысылып, сез җитди җәрәхәт алырга мөмкинсез; барлык көчегезгә аягыгызда басып калырга тырышыгыз. Хәрәкәт иткән халык төркеме арасында иң мөһиме, егылмаска, шуңа күрә төркемнең хәрәкәт юнәлешен күздән ычкындырмый аның үзәгендә булырга тырышырга кирәк (монда теге яки бу хәрәкәт ясау һәм уйлау өчен мөмкинлекләр күбрәк). Егылган очракта түбәндәге ысулны кулланырга мөмкин: тиз арада дүртаякланырга, терәк аякны мөмкин кадәр ныграк алга куярга һәм, аны бөкләмичә, төркем дулкыны белән кинәт күтәрелергә. Яки башыгызны иңнәрегез һәм кул очлары белән саклап, баш чүмечен каплап, йомгак кебек бөгәрләнергә тырышыгыз. Берничә кеше бер-берсенә егылган урынга эләксәгез, кеше гәүдәләре астында калып, буылу куркынычыннан ничек булса да сакланырга тырышыгыз; агулы газ кулланылган очракта: авыз һәм борыныгызны кулъяулык белән ябыгыз; күзләрегез зарарланган очракта күз яшьләре химик чараны юып төшерсен өчен тиз һәм еш итеп күзләрегезне йомып алыгыз. Теләсә нинди очракта, газ кулланылган урынны калдырып китү яхшырак; төрле сүзләр әйтеп яки кычкырып, үзегезгә игътибар юнәлтмәскә; агрессив кешеләргә һәм төркемнәргә якын килмәскә тырышырга.

Төрле шикле очракларда түбәндәге телефоннар аша шалтырату зарур: 2-20-80 – эчке эшләр бүлегенең дежур часте телефоны, шулай ук 02, 102, 112.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Илфат Сибәгатуллович.

Рәйсә МУСИНА язып алды.

Читайте нас: