Барлык яңалыклар
Терроризмга каршы
18 октябрь 2018, 12:38

Кораллы гаиләләргә – аерым контроль!

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белем бирү учреждениеләрендә хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган террорчылыкка каршы комиссия утырышы үткәрде. Анда республика дәүләт власте органнары, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләре, прокуратура, Федераль иминлек хезмәтенең төбәк идарәсе, Росгвардия, Тикшерү комитеты, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, башка профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

– Керчь шәһәрендәге фаҗига безнең барыбыз өчен дә сабак һәм бу юнәлештәге эшне көчәйтү кирәклеге турында искәртү булып тора, – диде Радий Хәбиров. – Без нәтиҗәләр ясарга һәм, шул исәптән, республикада мондый фаҗига кабатланмасын өчен тиешле чаралар күрергә тиеш. Кызганычка каршы, агымдагы елда Стәрлетамак шәһәрендә мондый очрак булды. Шуңа күрә без бу уңайдан проблемалы төбәкләр исәбенә керүебезне аңларга тиеш. Барлык дәрәҗәдәге власть органнары, барлык көчләр – без барыбыз да республиканың һәр гражданының гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплы. Бу турыда бер минутка да онытырга ярамый.
Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, белем бирү объектларын тикшергәндә ачыкланган кимчелекләр вакытында бетерелергә тиеш. Ул, шулай ук, киңәшмәдә катнашучыларга белем бирү оешмаларын видеокүзәтү камералары белән тиешле дәрәҗәдә җиһазландыру мәсьәләсенә аерым игътибар итәргә кушты.
– Бүген белем бирү оешмаларының өчтән бер өлешендә, ә бу 1 меңнән артык дигән сүз, видеокүзәтү системасы юк. Соңгы биш елда белем бирү учреждение­ләрендә хәвефсез шартлар тудыруга барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 1,5 миллиард сум бүленгән. Агымдагы елда әлеге максатларга тагын 116 миллион сум юнәлтү каралган. Әмма бу әлегә җитми, – диде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә өстәмә чаралар күрергә, биналарга керү-чыгу режимын көчәйтергә, хезмәткәрләргә таләпчән булырга кушты. Мәгариф министрлыгы ведомство карамагындагы учреждениеләрдә хәвефсезлек торышына, аларны махсус система белән җиһазландыруга тикшерү үткәрергә тиеш. 15 гыйнварда министр нәтиҗәләр турында хисап тотачак.
Хокук саклау органнары җитәкчеләренә Радий Хәбиров мәгариф объектларының террорчылыкка каршы якланганлыгына карата таләпләр үтәлешенә контрольне көчәйтергә, шәхси сак предприятиеләре эшенә анализ ясарга кушты.
– Шулай ук, урындагы үзидарә органнары белән берлектә корал теркәлгән балалы гаиләләр исемлеген әзерләвегезне сорыйм. Урындагы мәгариф бүлекләрендә мондый мәгълүмат булырга, ә участок полиция хезмәткәр-ләре ата-аналар белән корал саклау буенча профилактик эш алып барырга тиеш, дип уйлым. Мәктәпләрдә җинаять-ләрне кисәтү, аны булдырмау өчен тагын нинди өстәмә чаралар күрергә мөмкин? Моны анализларга, уйларга кирәк. Сез барыгыз да – бу өлкәдә профессионаллар. Шуңа күрә тәкъдимнәр көтәм, – диде төбәк җитәкчесе.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: