Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 апрель 2021, 09:49

Акча хакына тере атасын "җирләгән"

Калтасы районында яшәүче 23 яшьлек кыз социаль түләүләр белән махинацияләре өчен суд каршына басачак. Тулырак мәгълүматны төбәк прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеле булганча, 2016 елның октябрендә кыз Пенсия фондының төбәк идарәсенә туендыручысын югалту уңаеннан социаль пенсия билгеләү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Аның әтисен югалган дип игълан итеп, эзләүгә бирүе билгеле.

Кызга туендыручысын югалту буенча түләүләр билгеләнгән. Өч ел дәвамында ул 320 мең сумнан артык пенсия ала. Тик кызның әтисе исән була һәм хәтта аңа матди ярдәм дә күрсәткән икән.

Караклык ачылган, кыз китерелгән зыянны тулы күләмдә каплаган. Җинаять эше судка тапшырылган.

Фото: Пиксабай

Автор: Резида Валитова

Чыганак:https://kiziltan.ru

Читайте нас: