Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 март 2021, 16:33

Зарядкада озак тотмагыз!

Смартфонны төнге­леккә зарядкага кую гадәте һәм­мәбездә дә диярлек бар. Болай эшләргә ярамавын аң­лап торабыз да соң, тик уңайлы шул. Экспертлар белдерүенчә, смартфонны төнгелеккә зарядкага куеп калдыру теле­фонның эшчә­н­легенә кире йогынты ясый. Аны тулы зарядка чигенә җиткереп, озак тотарга ярамый, чөнки алай эшләгәндә, аккумуляторы тизрәк искерә, сафтан чыга.

Җитештерүчеләр зарядны 20-30 проценттан түбән тө­шермәскә, телефонны тулысынча сүнү дәрәҗәсенә дә җиткермәскә киңәш итә. Югыйсә, аны файдалану вакыты кыскарачак. Телефонны йоклар алдыннан яисә иртән торгач та зарядкага куеп алу яхшырак. Тиешле зарядка җыю белән, аны токтан алуың хәерле.
Әгәр смартфонны төнге­леккә зарядкага куярга телә­сәгез, аны “полет” режимында кабызып калдыру яхшырак. Бу сигналлар нурланышын чикләү мөмкинлеген бирәчәк.
Төнгелеккә зарядкага куелган телефон янында йоклау хәвефле булуы турында анык кына кисәтүләр юк. Шулай да балалар булган урында телефонны кабызып калдырмаска киңәш ителә. Чөнки аларның баш мие әле формалаша гына һәм шуңа да магнит нурланышына бирешергә мөмкин. Шулай ук авиарежимны кабызып, телефонны мендәр астына салырга да киңәш ителми.
Фото:mezon.io

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Чыганак:https://kiziltan.ru

Читайте нас: