Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 март 2021, 12:41

Йолдызнамә | 29 март – 4 апрель

Бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21.03–20.04) Сөеклегезгә иң җылы, иң назлы, иң ягымлы сүзләрегезне җиткерү теләге туар. Тикмәгә генә түгел!.. Атнаның икенче яртысында эштә шактый ук четерекле бер хәл килеп чыгу якын итеп йөргән бер хезмәттәшегезнең бик хөсетле булуын күрсәтер. Бу исә үзегезгә билгеле бер нәтиҗә чыгарып куюга китерер.
Үгезбозау (21.04–20.05) Көтелмәгән җирдән акча килеп керер. Акыл белән генә тотыгыз. Иң мөһиме, башларында җил уйнап торган җавапсыз кешеләргә әҗәткә бирмәгез. Эштә кәгазьләрегезнең очына чыгыгыз: соңгы вакытларда бик күп җыелган бугай алар. Йоклап йөрмәгез: юкса үтә дә кызыклы яңалыклар ишетмичә калачаксыз.
Игезәкләр (21.05–21.06) Тирәгездәге кайбер кешеләргә карата күңелегездә канәгатьсезлек хисләре тумагае. Әлегә эч серләрегезне беркемгә дә ачып сала күрмәгез: алдагы тормышыгызга зыян салуыгыз бар. Аның каравы, шәхси тормышыгызга бик тә кирәкле шәп кенә үзгәрешләр үтеп керер.
Кысла (22.06–22.07) Вак-төяк дип санаганыгыз, һәй, алай гына булып чыкмас кебек. Дусларыгыз белән үзара бәхәс кубарга мөмкин, әмма хаклык – сезнең якта. Бер танышыгыздан алынган хәбәр дөньяларыгызны яктыртып җибәрер. Инде күптәннән көтелгән өстәмә акча эшләү мөмкинлегенә бәйле булыр кебек ул.
Арыслан (23.07–23.08) Акча мәсьәләсендә якыннарыгыз белән киңәшләшеп кенә эшләгез. Ә менә шәхси тормышка кагылышлы әйберләр турында ялгызлыкта калып уйланыгыз. Ачык йөзле, шат күңелле, мөлаем булуыгызның матур гына нәтиҗәләре күренер: аерым алганда, җитәкчегез үзегезне акчалырак вазыйфага күчерер.
Кыз (24.08–22.09) Бу атнада күңелегезгә ятышлы эшләр белән генә шөгыльләнеп, мәҗбүриләрен киләсе атна башына калдырыгыз әле. Юкса авыррак булачак. Җитмәсә әле эштә басымчаклык та итә башларга мөмкиннәр. Тирәгездәгеләрне үзегез белән ничек сөйләшергә кирәклегенә төшендерегез. Борчылмагыз: сезне дөрес аңларлар.
Үлчәү (23.09–23.10) Эштә җитәкчегезнең юкка-барга бәйләнүе алҗыта башладымы? Хафаланмагыз – хезмәт сөючән, тырыш булуыгызны аңлаганнан соң фикерен үзгәртәчәк ул. Атна ахырында гаиләгездәге мөнәсәбәтләрне тагын да җылытып, җанландырып җибәрердәй хәлләр көтегез.
Чаян (24.10–22.11) Күңелегезгә якын кешеләр белән күбрәк аралашыгыз. Язгы хәлсезлек, төшенкелекне бетерү өчен шулай кирәк, дип өйрәтә йолдызлар. Эш сөючән Чаяннарның тормышында менә дигән мөмкинлекләр ачылырга тора. Әмма уңышка илтәсе юлның озынрак буласын белеп торыгыз.
Укчы (23.11–21.12) Акча мәсьәләсе итәктән тарта башлар. Күбрәк исраф итә башлагансыз, ахры… Хәер, инде бу атнада ук матди хәлне яхшыртуның искиткеч шәп мөмкинлекләре пәйда булыр. Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләрнең алынуына бәйле булыр кебек алар.
Кәҗәмөгез (22.12–20.01) Эшегезгә бәйле бер бик матур хәбәрне ишетеп мәмнүн калырсыз. Иң элек матди хәлнең яхшыруына өметләндерер кебек ул. Ялларда дусларыгыз белән эчкерсез аралашу вакытында сәеррәк хәлләр турында белеп, үзегезгә шәп кенә нәтиҗәләр чыгарып куярсыз.
Сукояр (21.01–19.02) Тормышыгызның барлык өлкәләрендә уңыш сезгә елмаерга гына тора. Иң мөһиме, дүшәмбедән бөтен фикерләрне туплап, вак-төяккә вакытыгызны гына әрәм итмәскә! Атна ахырында дәрәҗәле бер кешенең үзегездән ярдәм соравы күңелле генә бер хәл белән тәмамланыр.
Балык (20.02–20.03) Эштә мактаулы хезмәткәргә әйләнерсез. Бик зур күңел күтәренкелеге барлыкка килү нәтиҗәсе бу. Атна урталарында балаларыгыздан сөенечле хәбәрләр ишетү ямь өстенә ямь булыр.
Чыганак: https://vatantat.ru/
Читайте нас: