Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 март 2021, 11:05

Кинога бардыгызмы?

Уфада яңа фильм.

Кичә Уфаның “Родина” кинотеатрында татарча кинофильм - "Әпипә" музыкаль комедиясе күрсәтелде.
Сценарий авторлары — Марат Кәбиров һәм Гөлнара Иванова. Режиссеры - Илшат Рәхимбай.

- Ике тугандаш республика арасында мәдәни дуслык элек-электән яшәп килә. Мәҗит Гафури исемендәге театр белән Кәрим Тинчурин исемендәге театрлар арасында яшәгән матур дуслык кебек, кино өлкәсендә дә дуслык урнашкан. Бүген Башкортстанда татар фильмын карасак, Татарстанда безнең "Өч таган" фильмы күрсәтелде, - диде Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев.
"Татаркино" вәкиле Ландыш Гарифуллина һәм "Әпипә" фильмының төп герое Резида Сәлахова татарстанлылардан күп сәламнәр җиткерде һәм бүләкләр дә өләште.
Фильмның ахырында Казан кунаклары тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Тамашачылар таныш йөзләрне яңа амплуада күрде. Уфалылар фильмны яратып кабул итте һәм алкышларга күмде.
Фото:https://omet-rb.rbsmi.ru
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: