Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 март 2021, 11:25

Син нинди хатын?

12 нче урын — Чаян Гаҗәеп сөйкемле, искиткеч акыллы һәм чибәр Чаян-туташ – дөньяда иң начар хатын. Чөнки бу йолдызлыкта туган кызларга өйләнү коллыкка сатылу белән бер. Сүз дә юк, шундый гүзәллеккә хезмәт итү мактаулы, әмма бер проблема да бар: аның катлаулы характерына өйрәнеп, күнегеп беткәнче пеләшләнеп, эректиль дисфункция булдырып һәм пенсиягә чыгып өлгерәсең.

11 нче урын — Балыклар Балыкка өйләнү өйдә песи асрау белән бер: йортта бик матур җан яшәячәк. Әмма... Бу йолдызлыкта туган хатыннар песи асрауга караганда кыйммәтрәккә төшә. Балыкның кәефе яхшы булганда гына аны кулга алып сыйпарга мөмкин. Бәлки, ул җавап белән кайтарыр. Һәм ир-атлар өчен бу наркотикка әйләнәчәк. Алар гомерләре буе Балык-хатыннарыннан сирәк кенә була торган «җавапны» көтеп яшәячәк, чөнки ансыз тормышлары буш һәм мәгънәсез булып тоелачак.
10 нчы урын — Арыслан Хатын – витрина һәм Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе. Әгәр халык хуҗалыгы бу йолдызлыкта туган хатыннарының һәр колагына берәр каратлы бриллиант алка эшләп таба алмаган икән, эшләр харап. Арыслан белән аерылышып та булмый, чөнки аннан соң башка хатыннар төссезләнә, төп нөсхәнең копиясе булып тоелачак.
9 нчы урын — Укчы Шайтан хатын. Бу йолдызлыкта туган хатыннар турыдан ярып ирен кисәтеп куя: миңа үлемсез җаныңнан башка бернәрсә дә кирәкми. Юк, иренең күңелендә ниләр булуы бик кызыксындырмый аны, иң мөһиме: киләчәккә гарантия булсын. Ә уртак киләчәк Укчы-хатын аңлавынча менә болайрак: ул ничек әйтә – шулай булачак. Һәрвакыт. Югыйсә иренә мәңгелек тәмугта янырга туры киләчәк.
8 нче урын — Игезәкләр Игезәкләр – куркыныч хатын. Ир-атларны герой итеп күрсәткән хатыннар бар, булдыксыз итеп күрсәткән хатыннар бар һәм Игезәк-хатын-кызлар бар. Алар иренең кем икәнен, аның асылын белә. Кылану файдасыз. Шуңа күрә дә күп ирләр үзенең ачылуыннан куркып, бу хатыннарны урап узарга тырыша.
7 нче урын — Кучкар Барысы да белә: Кучкар белән яшәү – вулкан өстендә утыруга тиң. Әмма күпләр мондый рискка нигә барырга кирәген аңлап бетерә алмый. Кучкар-хатын-кызның темпераменты кызуында теләсә нинди металлны эретеп һәм чыныктырып, хуҗалыкта кирәк булган матур әйбер ясарга була. Кучкар белән яшәүче ирләр белән дә якынча шулайрак. Һәм алар моннан бик канәгать.
6 нчы урын — Үлчәү Үлчәүләргә өйләнү һәрьяктан отышлы. Алар бар ирләр хыяллана турган «чын хатын-кызлар»: йомшак, күндәм, назлы, хуҗабикә, аш-су остасы, акыллы, чибәр һәм сексуаль. Бу – Үлчәүләр, шатланып, дөньяның ямен тоеп яшәгән көннәрдә. Әмма мондый көннәр еш булмый. Башка көннәрне Үлчәү-хатыннар истерика, җәнҗал, газаплану, елауларга багышлый һәм янындагы кешеләрнең баш миен ашый. Кашыклап. Һәм алар моны бик матур башкара.
5 нче урын — Сөмбелә Иң яхшы хатыннар бишлеген Сөмбелә ача. Ул хатын гына түгел, ә иң яхшы дус һәм фикердәш. Бу йолдызлыкта туган хатыннар ир белән хатын бер-берсенә йә үзе сайлаган якка карап яшәргә тиешләр дип саный. Шуңа күрә Сөмбеләнең ире булу, бер яктан, бик отышлы — бүре өерендәге башлык кебек булачак. Дөрес, чынлыкта хатын башлык, рәсми рәвештә генә бу статус ирнеке булыр. Әгәр ир бүре тиресе ябынган сарык булмаса.
4 нче урын — Үгезбозау Әгәр дә ир-ат шат күңелле хәерче икән, аңа бу йолдызлыкта туган кызларга өйләнү мәслихәт. Чөнки Үгезбозауларның мондыйлардан уңышлы ир ясау сәләте бар. Башына таба очучы тәлинкәне кызык күренеш дип уйлаган ир-атларга да Үгезбозауларга өйләнергә мөмкин.
3 нче урын — Кәҗәмөгез Кәҗәмөгез йолдызлыгында туганнар — гаилә бәхете рецептын төгәл белгән хатын-кызлар. Идеаль ир-ат идеаль хатын-кызга өйләнергә тиеш. Башкача мөмкин дә түгел! Шуңа күрә дә Кәҗәмөгез-кызлар гашыйк булу дигән мифка ышанып түгел, ә бар яклап уйлап-исәпләп кияүгә чыга. Аннары үлем аерганчы, идеаль ирләре белән мәхәббәт һәм татулыкта яши. Идеальлек критерийларын санауда мәгънә юк. Кәҗәмөгез-кызлар кемне сайлый, шулар идеаль инде.
2 нче урын — Сукояр Сукояр-хатын – мифик хатын-кыз, ир-ат хыялындагы төп героиня: мәңге яшь (туксан яшьлек Сукоярлар беренче курс студентлары кебек дөньяларын онытып көләргә мөмкиннәр), мәңге гүзәл, чөнки аларның темпераментын еллар үзгәртә алмый, мәңге серле, чөнки ул ире янәшәсендә булып та үз дөньясында яшәргә мөмкин. Ләкин бер генә проблема бар: «Зинһар өчен, миңа кияүгә чык», – дип, артыннан йөри-йөри ир-атлар йөз аяк киеме туздырырга мөмкин.
1 нче урын — Кысла Кысла-туташны кияүгә чыгарга күндерү җиңел түгел, әмма бу карарга килә икән, ул үзен бар яклап ачачак: акыллы да, чибәр дә, хуҗабикә дә. Өйдә идеаль тәртип, балалар тәрбияле, иренең туганнары белән дус-тату яшәчәк. Яраткан кешесенә һәрчак ярдәм итәр, һәрвакыт аңа ярарга тырышыр, чөнки гаилә – аның өчен иң мөһиме. Әмма ир гаиләгә карата берәр хилафлык эшли икән, Кысла аның бер җиреннән кыскычлары белән каптырып алачак. Бу вакытта ир нигә Чаян-хатынга өйләнмәдем дип үкенеп куя ала, әмма үкенми, чөнки Кысла кысса да, аның белән яшәү рәхәт.
Чулпан Галиәхмәтова әзерләде.
Чыганак:http://syuyumbike.ru
Фото: Пиксабай
Читайте нас: