Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 март 2021, 10:31

Сак булыгыз! Бүген иң көчле магнит давылы көтелә

18 мартта язның беренче көчле магнит давылы башланды. Бүген, 19 мартта, аның иң көчле вакыты булачак. Мондый көннәр 22 мартка кадәр дәвам итә.Бүген – геомагнит активлыкның иң кызган чагы, аның тискәре йогынтысын хәтта сәламәт кешеләр дә сизәчәк. Мондый көннәрдә йокы кача, кан басымы күтәрелә, баш авыртуы, хроник чирләр көчәюе, хәлсезлек күзәтелә. Көчле магнит давылы вакытында конфликтлар, ызгышлар чыгуы да ихтимал. 20-21 мартта хәл бераз яхшырачак, әмма метео бәйле кешеләргә саграк булырга кирәк. Давыл 22 мартта гына түбәнәюгә барачак.



Һава торышы үзгәрү кискен йогынты ясый торган кешеләргә берничә киңәш:
Төп киңәш — ярсымаска, низаглашмаска, мөнәсәбәтләрне ачыкламаска. Мондый көннәрдә үзеңне тыныч тотарга кирәк.
Кул астында һәрчак кирәкле дарулар булсын.
Күбрәк йоклагыз, ял итегез.
Алкогольдән бөтенләй баш тартып, күбрәк су эчегез. Гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап эчәргә, ә менә кәһвәне куллануны чикләргә тырышыгыз.
Бу көннәрдә җиңел ашларга: яшелчә, җиләк -җимеш, ярмалар, диңгез продуктлары, күркә итенә өстенлек бирегез.
Күбрәк саф һавада йөрегез, бүлмәне яхшылап җилләтегез.
Авыр хезмәтне, шулай ук спорт белән җитди шөгыльләнүне чикләргә кирәк. Ә менә җиңел генә зарядка ясауның ярдәме тиячәк.
Иң мөһиме, кәефегез яхшы, уйларыгыз якты булсын!

Фото: Пиксабай

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак:https://kiziltan.ru

Читайте нас: