Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 март 2021, 16:22

Бәби мунчасы турында ишеткәнегез бармы?

Бик кызыклы һәм бүген дә бик актуаль булган бер йола турында язасым килә. Ул да булса – баланы юындыру, киңрәк итеп алсак, “бәби мунчасы” темасы турында.

Элек-электән бала туу белән кендек әби аны мунчага алып кереп юындыра торган булган. Бала белән бергә бала тапкан хатынны да юындырган, эчләрен, билләрен сылаган. Бәби мунчасы кайдадыр – өч, кайдадыр җиде көн рәттән ягылган. Ләкин күпчелек җирдә өч көн булган.
Хәзерге заманда мунчаны, әлбәттә, көн саен ягалар. Баланың 1 яшенә кадәр аны көн саен мунча кертәләр. Ләкин “бәби мунчасы” дип атала торган, аңа гына хас үзенчәлекләр, анда гына башкарыла торган гадәтләр турында әйтәсем килә. Көн дә ягыла торган мунча турында түгел.
“Бәби мунчасы саваплы була”, “бәби мунчасы әҗерле була” дигән ышану бар халыкта. Күп җирдә таралган бу. Шуңа күрә дә бәби белән әни генә кереп калмаган, аның турында ишеткән-белгән кеше дә бәби мунчасына керергә тырышкан. Күрше-тирәләрне, туган-тумачаларны махсус бу мунчага чакыра торган булганнар. Олы яшьтәге кешеләр бәби юынып чыккан мунчада юынсаң, чирләрең китә, савыгасың дип ышанган. Яшьләр үз тиңнәрен таба алачак, сөйкемле, мәхәббәтле булып күренә башлый дигәннәр.
Кемнең инде савыгасы һәм сөйкемле булып күренәсе килми ди?! Ашыга-ашыга бәби мунчасына килгәннәр. Хәтта: “Суын үзем китерим әле, савабы күбрәк булыр, чишмәдән бер-ике көянтә булса да су алып меним әле”, - дип әйтүчеләр дә булган.
...Мамадыш районында язып алган идем монысын. Сызлаган буыннарым сихәтләнер дип, бер әби су алып менгән, шулай итеп бәби мунчасына кереп чыккан. “Инде ул әби чиләк-көянтә күтәреп йөри торган әби дә түгел иде югыйсә. Авырткан аякларым савыгыр, Аллаһ боерса дип, чын күңеленнән ышанып эшләде ул аны”, – дип сөйләде бер информант.
Мунча кереп чыккан кешене чәй эчерми чыгармаганнар. Чәй янына коймак пешергәннәр. Татар халкының кунакчыллыгы да, кешелеклелеге дә, йола тәртибе дә күренә инде монда.
Мунчага килгән кеше үзе дә күчтәнәчсез, бүләксез килмәгән. Балага нинди дә булса кечкенә генә бүләген – сабынын, сөлге-тастымалын, йә бәби әнисенә нәрсә дә булса кыстырып килгән. Монысын да йола тәртибе шулай кушкан.
Табигатьтә, тормышта бит бөтен әйбер баланста бара – син нәрсәдер өмет итәсең икән, үзең дә өлеш чыгарырга тиеш. Сәламәтлек сорыйсыңмы, үзеңә тиң яр өмет итәсеңме – үзең дә юмарт бул, үзең дә нәрсә дә булса бир. Бары шул чакта гына синең сораганың кабул булыр.
Икенче яктан, бу баланы беренче тапкыр котлау, аны шушы авыл кешесе итеп тану, коллективка, социумга кабул итүнең бер күрсәткече. Һәм дә инде, әлбәттә, бәби тапкан хатынны да котлау мөмкинлеге. Бигрәк тә ул әле беренче тапкыр әни булган булса! Аның әни статусын алуын билгеләү, балалы хатыннар рәтенә кертү.
Бәби мунчасы 3-7 көн була дигән идем, ә менә кайбер якларда ул 40 көн дәвам иткән. 40 көн дәвамында баланы юарга кендек әби килгән. Баланы йомшак кына итеп юган, йомшак кына каен себеркесе белән чапкан.
Моның өчен алдан ук бәләкәй себерке әзерләгәннәр. Баланы чабындырганда әйтелә торган бик матур теләкләр дә бар бит әле. Менә, мәсәлән, Яшел Үзән районы Бишнә авылыннан язып алган идем:
“Себеркенең яшеллеге яшьлегеңә күчсен,
Сафлыгы тәнеңә, йөзеңә нур өстәсен.
Каенның сыгылмалыгы гәүдәңне нәфис итсен,
Җилдә селкенүе бәхетеңне күп итсен!”
Зәлия Брусько.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/
Читайте нас: