Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 март 2021, 09:17

Җитәкче басымга түзмәгән...

Аңа 39 гына яшь булган.

Татарстанның Нурлат шәһәре Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Фәния Хәсәнова кичә үз-үзенә кул салган. Аңа 39 яшь булган.
Татарстанның Тикшерү комитеты әлеге факт буенча тикшерү үткәрә инде. «Татар Якудзасы» телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, бу фаҗига «Татарстан Хезмәт министрлыгы җитәкчелеге белән перманент конфликтлары нигезендә» килеп чыккан. «Нәтиҗәдә, Үзәк башлыгы даими басымга һәм тикшерүләргә түзмәгән», - дип хәбәр итә канал.
Нурлатның Мәшгульлек үзәге җитәкчесе итеп аны быел гыйнварда билгеләгәннәр. 2009 елдан 2016 елга кадәр ул Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәүче эксперты булып эшләгән.
2018 елдан мәрхүмә Нурлатта 6нчы башлангыч белем бирү мәктәбен җитәкләгән.
Фото: indienews.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак:https://kiziltan.ru

Читайте нас: