Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 март 2021, 11:49

ИСКӘ АЛЫЙК!

Күндерәк авылы(254) Йөрәкләрне әрнетеп өтеп, арабыздан китә якыннар... 21 декабрь ап-ак кар өстенә кара кайгы ятты. Күндерәк урта мәктәбендә 33 ел бергә эшләгән коллегабыз, иптәшебез Каһарманова (Акчулпанова) Зөлхиҗә Тимербәк кызын каһәрле авыру арабыздан мәңгелеккә алып китте. Зөлхиҗә иптәшебез 45 ел Алик Фазлышан улы белән тату гомер иттеләр. Ул ире өчен тугры, ышанычлы терәк-таяныч, яраткан хатын, уңган, пөхтә, тырыш хуҗабикә булды.

Ходай аларга бик күп сынаулар җибәрде, сабырлык, түземлек белән барысын да үткәрә белделәр. Акыллы, эшчән, итагатьле ике кыз, бер ул үстерделәр, аларга югары белем алырга ярдәм иттеләр, һәркайсының гаиләсе бар, тату яшиләр, балалар тәрбиялиләр.
Кайгы сорап килми икән. Нинди генә юату сүзләре әйтсәк тә Алик Фазлышан улының, балаларының кайгысын җиңеләйтеп булмый шул. Аларга тик сабырлык, түземлек, сәламәтлек бирсен Ходай.
Зөлхиҗә кызлары Гөлнара белән Розага, улы Фаилгә олы йөрәкле, яраткан әни, кияүләренә, килененә итагатьле йомшак изге күңелле каенана, оныкларына күңел назын кызганмый өләшеп яраткан картәни, туганнарына юмарт, хәстәрлекле апа һәм сеңел, безнең өчен ярдәмчел, кешелекле, изге җанлы коллега булды.
Хезмәттәшебез тыныч йокласын, урыны оҗмахта булсын.
Хөрмәт белән Рәшидә Фархшатова, Сания Янбаева, Маһинур Сатучина, Анна Усович.
Читайте нас: