Зурәти: “Ах!” – дип кенә калды. Беребез агулы укны тартып алды, икенчебез нашатырь спиртына мамыкны манчып, ук эзе урынына куйды. Әнкәй, авыртуны баса дип, петрушка яфрагы сузды. Әйе, бал кортының угы агулы булса да, ярасы озакка бармый, вакытлыча гына. Йөрәккә кадалган ук кына мәңгелек...