Төрлесеннән
26 ноябрь 2019, 10:54

Йолдызлы булдылар

Владимир Путин кукуруз басуына аварияле А321 аэробусын утырткан Дамир Йосыпов белән Георгий Мурзинны батырлык һәм каһарманлыклары өчен Герой йолдызлары белән бүләкләде.

Күпме тапкырлар язылса да, кабатласам, начар булмастыр. Хәтерегездә булса, Airbus A321 очкычы, двигательләренә кош өермәләре тулу сәбәпле янгын чыгып,15 август көнне Жуковский аэродромыннан ерак булмаган кукуруз басуына төшеп утырган иде.

Йосыпов белән Мурзинга “экстремаль шартларда хезмәт бурычын үтәгәндәге батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен” Русия Герое исемен бирү турындагы указ дәүләт башлыгы тарафыннан икенче көнне үк имзаланды. Экипажның башка әгъзалары Батырлык орденына лаек булды, аларны 20 ноябрь көнне транспорт министры Евгений Дитрих бүләкләде.

Президент йөзләрчә пассажирларның гомерен саклап калган пилотларның кыюлыкларын югары бәяләде.
“Бу бүләк барлык экипажыбызның бердәм хезмәтен тану. Арытаба Ватаныма хезмәт итәр өчен зур горурлык һәм илһамлану тойгыларын кичерәм. Без Ходай Тәгаләгә, әти-әниләребезгә, якыннарыбызга рәхмәтлебез”, - диде Дамир Йосыпов.

Тыйнак та, акыллы да инде ул Дамир Йосыпов. Үзебезнең татар егете!

Читайте нас