Төрлесеннән
21 ноябрь 2019, 13:28

Пилот Киев белән Мәскәүне бутаган

Wizzair авиакомпаниясе пилоты самолетны утыртканда пассажирларга әйтеләсе игъланда шәһәр исемен бутаган. Вакыйганың видеоязмасы YouTube-та урнаштырылды.

Интернеттагы видеоязмадан очкычның махсус полосадан хәрәкәт итүе күренә, кадрлар артында пилотның башта Мәскәүдә төшеп утыру хакындагы тавышы ишетелә. Берничә секундтан ул гафу үтенә һәм Киев шәһәрен әйтә.

Бу хәл 18 ноябрь көнне Лондоннның Лутон аэропортыннан Украина башкаласы Киевка очкан рейста теркәлгән. Баксаң, Лондоннан Мәскәүгә дә шул ук вакытта очучы рейс булган икән.

Пилот, бәлки, шуңа ялгышкандыр?

Ә менә очкыч салонындагы кешеләр кинәт кенә нәрсә уйлады икән? Мин үзем, мәсәлән, чиксез аптырар идем. Хәтта паникага бирелер идем.

"Өмет" гәзитеннән.
Читайте нас