Төрлесеннән
11 ноябрь 2019, 08:12

Сыерны кем савар?

Озакламый сыерларны да роботлар сава башлаячак.

Әбҗәлил районының “Красная Башкирия” авыл хуҗалыгы кооперативында республикада беренче роботлаштырылган сөт-товарчылык комплексын монтажлау эшләре тәмамлану алдында. Бу хакта малчылык өчен роботлар җитештерүче Lely компаниясе хәбәр итә.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе һәрберсенең мәйданы 6,4 мең кв.м. булган 2 яңа тентлы мал абзары төзи. Аларда алтышар данә саву роботы һәм вакуум тибындагы өчәр җыештыручы-робот урнаштырылачак. Бинада бәйләнмичә кара-чобар нәселле 800 сыер асрау планлаштырыла. Ферма ел саен 7,2 мең тонна сөт савып алырга исәпли.
Инвестпроектның гомум хакы 420 миллион сумга барып басачак.
"Өмет" гәзитеннән.
Читайте нас