Төрлесеннән
8 ноябрь 2019, 12:52

Мәрткә китү чирме, әллә...

Мәрткә китү астраль гәүдәнең - кешенең җаны - физик торышыннан аерылу. Ул бик көчле психик үзгәрешләр, гәүдәнең көчле физик авыртулары нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Тик астраль гәүдә физик торыштан аерылыганда, алар арасында бәйләнеш өзелми. Теләсә кайсы вакытта кешенең тәненә җаны кире кайтырга мөмкин. Күп кенә мәрткә киткән кешеләр, күмелгәч, организмга кислород җитмәгәннән уянып китәләр.

196нче елны Нью-Йорк шәһәренең бер дәваханәсенә урамда үлгән бер ир мәетен китерәләр. Патологоанатом скальпеле белән кагылуга, мәет сикереп торып утыра. Шоктан һәм куркудан табибның йөрәге ярылып үлә.

Медицина күзлегеннән караганда медиклар кешенең төгәл үлгәнлеген белә алмаган очракта дәваханәгә җибәрергә тиешләр. Гадәттә үлгән кешене 1-2 тәүлектән соң гына күмәләр. Бу вакытта инде мәет таркала башлый һәм үзенчәлекле ис тарала. Бүгенге көндә медицина алга киткән һәм тереләй күмелү мөмкин булмаган эш диләр.

2011 елның декабрендә Симферополь шәһәрендә шундый очрак була. Үлгән дип моргка китерелгән мәет, музыка тавышына уянып китә. Әле ярый, моргта оркестр репитиция ясаган вакыт була.

2013 елның февралендә Псковской өлкәсендә 57 яшьлек ир ат, табиблар тарафыннан үлгән дип расланып моргның суыткыч камерасына озатыла. Ә чынлыкта ул әле исән булып, суыткыч камерасында гына өшеп үлә.

"Өмет" гәзитеннән.
Читайте нас