күпбалалы гаиләләр өчен ул 82 мең сум тәшкил итә. Һәр дүртенче гаилә кунак чакыралмавы турында әйткән. 35 процент гаиләләр исә ел фасылына карап гаиләдәге бөтен кешегә дә, хәтта, аяк киеме дә сатып алалмый икән.
Сораштыруларда катнашучыларның яртысыннан күбесе фатирына ремонт ясарга, мебелен алмаштырырга акчасы юклыгын әйткән.
Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, Хөкүмәттә русиялеләрнең фәкыйрьлеге турында беләләр һәм бу санны төшерү өчен чаралар күрелә.