Гаҗәп нәрсә ачыкланган: хатын-кызларның 33 проценты гомерендә бер тапкыр булса да ир-егетнең ресторанга чакыруына бушлай ашар өчен ризалашкан. Шулай да бу хатын-кызлар үзләренең бу гамәлләренең бик яхшы булмавын аңлый.
Икенче төркем хатын-кызлар мондый очрашуларны юкка вакыт үткәрү дип саный.
Галимнәр яхшы урында акча түләмичә генә ашар өчен ир-егетләрне файдалана белүче хатын-кызларның төрен билгеләгән – алар психопатия һәм нарциссизм сыйфатларына ия. Мондый гүзәл затларны кешенең хисләре борчымый.
Социологлар “бушлай кичке ашлар” белән кызыксынучы ир-егетләр булуын да билгели.