Туфрак әче булганда, әлеге тозлар күбрәк утыра һәм күзгә ешрак ташлана. Шуңа күрә гөл үстерә торган туфракны алыштырып торырга, әледән-әле йомшартырга, аз гына микъдарда көл эремәсе сибеп, туфракның әчелеген киметергә киңәш ителә.
Гөл төбендәге туфракның агаруы, моннан тыш, сибелгән суның сыйфатына да бәйле. Минераль матдәләргә, ягъни тозларга бай булган су сибү дә гөл төпләрендәге балчыкның агаруына китерергә мөмкин. Шуңа күрә гөлләргә яңгыр суы сибү яхшырак.