Төрлесеннән
27 Сентября 2019, 08:37

Армиягә бармас өчен нәнәсенә өйләнгән

Украинаның Винница өлкәсеннән Александр Кондратюк армиядән качуның стандарт булмаган ысулын сайлаган.

24 яшьлек егет үзенең 81 яшьлек нәнәсен - Зинаида Илларион кызын хатын итеп алган. Пенсионер беренче төркем инвалиды булу сәбәпле, яшь ир автомат рәвештә опекун дип таныла.


Хәрби комиссариатта бу эш законлы дип раслыйлар, шуңа күрә аларның яшь кешегә карата дәгъвасы юк.

Ир белән хатын ике елдан артык бергә яши, әмма егет өлкән яшьтәге хатыны янына сирәк килә икән. Гомумән, әбине башка оныклары һәм туганнары карый, дип әйтергә була.

ызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас