Төрлесеннән
25 сентябрь 2019, 12:18

Тавык йомыркасы эчендә акча тапкан

Тавык "алтын йомырка" урынына, хуҗабикәсенә акча бүләк иткән.

Бу хәл Башкортстанның Әлшәй районында булган. Бер кеше интернет челтәрендә йомырка эчендә акча табуы турында белдергән. Акчаны ул йомырканы табага сыткач күргән. Йомырка эченнән 10 сум тиен акча килеп төшкән.


Шунысы кызык, хуҗабикә тиз арада баеп китәргә уйлапмы, тагын 30 йомырканы ватып караган, әмма аларда берни дә тапмаган. Хәзер ул тавыгын чалачагын белдерә. "Бәлки аның эчендә күбрәк акча булыр", - дип яза ул.


Эх, шулай гына баеп булса иде. "Бушлай сыр капканда була", - дип юкка гына әйтмиләр бит.

Фото: pixabay.com

ызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас