Төрлесеннән
23 Сентября 2019, 13:04

Өч хатынлы ир 50 балага гомер бирмәкче

Владимир өлкәсендә яшәүче 34 яшьлек Иван Суховның 13 баласы бар. Аның ... 3 хатыны да бар. Әмма ир моның белән генә чикләнергә уйламый. Хыялы - 50 балага гомер бирү.

Законлы никахтагы хатыны белән 11 ел яши. Ул аның беренче хатыны түгел. 23 яшендә ир ике хатыны белән аерылган булган инде һәм аның бик күп сөяркәләре булган. "Ялган тормыштан арыдым. Шуңа барлык хатыннарымны, балаларымны берләштерергә булдым", - ди ул.

Шул ук вакытта, ир христиан динендә. Кайчандыр Кавказда ул мөселман динендә булган өч хатынлы кешедә кунактан булган. Шунда ир әлеге уйга килә дә инде.

Ирнең беренче хатыны - 5 бала әнисе, бу алымга тиз ризалашмый, әлбәттә. "Мин беләм, бер төн үтә, аннары икенчесе, ә өченче төн - минеке", - ди ул.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас