Туктаган, эшләмәгән сәгатьне өйдә тотмагыз, ул негатив энергия агымын тортып тора.
Кара төстәге ишек – уңышсызлык символы. Мондый ишек аша өегезгә бәхетсезлекләр кереп тора дигән сүз.
Үткән еллар календарен саклау – начар билге. Үткәннәрдән арына алмассыз. Бүгенге көн белән яшәргә кирәк.
Ватык савыт-саба сезгә һәм якыннарыгызга авырулар теләп тора. Тәлинкә аз гына кителсә дә ташлагыз.
Корыган гөлләр – күңелсезлекләрне суыручы көчле магнит. Үлгән гөлләрне терелтергә тырышмагыз, алардан арыныгыз.