"Восход" гәзите хәбәр иткәнчә, мәет кибеттән 50 метр ераклыктагы ташландык җирдә кимендә бер ел яткан. Мәет кышкы курткада булган. Скелет судмедэкспертизага җибәрелгән.
Кайбер мәгълүматлар буенча, бу хәбәрсез югалган кеше булырга мөмкин.
Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, үлемнең сәбәбен һәм һәлак булган кешенең шәхесен экспертиза үткәргәннән соң гына билгеләп булачак.
Фото: bash.news сайтыннан