Төрлесеннән
18 сентябрь 2019, 06:16

Төркиядә тагын бер үлем...

Ел башыннан Төркиядә 88 якташыбыз үлде, дип хәбәр иткән идек инде. Шуңа тагын берне өстәгез.

Анталья курортында 65 яшьлек Русия туристы үлгән. Хатынының күз алдында ул биш йолдызлы кунакханә идәненә егыла, хатыны шунда ук ярдәмгә чакыра, ләкин килгән табиблар ирне коткарып кала алмый.


Башлангыч мәгълүматларга караганда, туристның йөрәк өянәге булган. Мәрхүмнең гәүдәсе үлем сәбәпләрен ачыклау өчен суд медицинасы институты моргына тапшырылган.


Табиблар пенсия яшендәге кешеләргә гомумән җылы як курортларына йөрергә киңәш итми. Бу яшьтә климат алыштыру бик хәвефле.

Фото: Пиксабай.ком

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас