Төрлесеннән
16 Сентября 2019, 07:15

Үзе үлгән, сөйгәнен коткарган

Әрмәнстанга туристик сәяхәткә барган парны хәтәр куркыныч сагалап торган.

Арагац тавы итәгендә алар каршына аю килеп чыккан. Егет кызын коткарырга теләп, аю каршына чыккан. Алар әүмәкләшеп, кыядан аска очкан.

Кыз чакырган коткаручылар егеткә ярдәм итә алмаган. Ул һәлак булган. Ә менә аю качып котылган.

Элегрәк Ханты-Манси округында бер ирнең аю күргәч, хатынын ташлап качуын язган идек. Ирләрнең дә төрлесе була шул...

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас