Төрлесеннән
16 сентябрь 2019, 08:48

ОКТЯБРЬДӘ КАР ЯТАЧАК

Ә бит кемдер аны җылы булачак дип фаразлаган иде... Гидрометүзәк ни ди?

Бүген һәм иртәгә республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Термометр баганасы төнлә +6,+11, көндез +13,+18 градус күрсәтәчәк.

"World-Weather" фаразлары буенча, көзнең икенче ае - октябрь болытлы һәм яңгырлы булачак.


Көндез һава температурасы, уртача алганда, 9-10 градус җылы, төнлә – 4-5 градус булачак. Октябрьнең 20сеннән соң сизелерлек суыта: көндез термометр баганалары +4, төнлә -2 градуска кадәр төшәчәк.


Беренче кар катламы да республиканы ай ахырында - 29 октябрьдә каплар дип көтелә.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас