Пенсия реформасы егерме елдан артык дәвам итә инде. Аның страховка һәм тупланма өлеше турында күп сөйләделәр. Тупланма өлешне "туңдырып" куйдылар. Ул механизм эшләми. Хәзер ул өлешне (әгәр пенсия яшенә җиткәннәрнең андый өлеше булса) бер тапкыр (единовременно) пенсиягә чыкканда түлиләр.
Аннан соң "шәхси пенсия капиталы" төшенчәсе телгә керде. Хәзер "гарантияле пенсия продукты" барлыкка килде. Бу үзгәрешләрнең асылы "капитал"ның "продукт"ка әйләнүенә генә кайтып калмаса ярый, әлбәттә.
Гарантияле продукт турында әлегә мәгълүмат аз. Бүген исә пенсияләр күләме башлыча эш хакының һәм стажның күпме булуына бәйле.