Төрлесеннән
4 Сентября 2019, 11:31

9 яшьлек кызны кияүгә биргәннәр...

Иран хөкүмәте Бахмай округының ислам судыннан 28 яшьлек ир-егет белән 9 яшьлек кызның никахын таркатуны таләп итә. Власть вәкилләре социаль челтәрләрдә барган шау-шудан соң шундый карарга килгән.

Туй фотолары Интернет челтәренә эләгү белән, халык, журналистлар арасында ризасызлык белдерүчеләр гаять күп булган. Масих Алинежад исемле журналист "Twitter"да туйның видеосын күреп, еладым, дип язган һәм социаль челтәрләрдә утыручыларны моңа игътибар итәргә чакырган.


Иран кануннары буенча илдә кызлар - 13, егетләр 15 яшьтән гаилә кора ала. 2002 елга кадәр кызларга никахка керү 9 яшьтән рөхсәт ителә иде. Соңыннан бу законга үзгәрешләр кертелгән.


Кайбер чыганаклар кияү буласы кеше Милад Чешанига - 22, ә кызга 13 яшь дип яза. Ләкин журналист хатын белдерүенчә, бу ялган. Ислам суды 28 яшьлек егеткә 9 яшьлек кызны хатынлыкка алырга рөхсәт биргән.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас