Төрлесеннән
2 Сентября 2019, 12:59

Самолет мәтәлеп төшкән, бер бала исән калган

Бу арада самолетлар да еш бәхетсезлеккә тарый.

Мәскәү өлкәсендәге Митино авылы янында “Сигма” җиңел моторлы самолет җиргә чәкәлгән. Анда ике кеше утырган булган. Очучы шундук җан биргән, 12 яшьлек пасажир кыз исән калган. Аны үзәк район дәваханәсенә китергәннәр. Баланың бот сөяге сынган, умыртка баганасы зыян күргән. Аның өчен кайгырып әнисе дә дәваханәгә эләккән.

Балаларыгызны үзегезнең яныгыздан җибәрмәскә тырышыгыз. Бигрәк тә ялгызын очкычка утыртып. Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул...

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас