Төрлесеннән
30 август 2019, 12:16

Сак булыгыз, бет баса!

Республикада ел саен педикулез белән чирләүчеләр саны 1 меңгә җитә.

"Роспотребнадзор" белгечләре белдерүенчә, яңа уку елы башыннан бу очраклар тагын да арта.

Башкортстанда ел саен педикулез белән чирләүнең 500-1000 рәсми очрагы теркәлә. Гадәттә, 7-14 яшьлек балалар чирли.

Ел башыннан республикада шундый 198 очрак теркәлгән, шул исәптән, 14 яшькә кадәрге 123 балада. Былтыр шул ук вакытта бу күрсәткеч 235 булган.

Кеше каны белән тукланучы бу паразиттан котылу чаралары байтак. Алар даруханәләрдә тезелеп тора. Әмма аны дәвалауга караганда булдырмау хәерлерәк икәне барыбызга да мәгълүм. Моның өчен шәхси гигиена чаралары турында онытмаска һәм мәктәпкә барганда балаларга чит кеше тарагы белән кулланмаска, башны башка терәүдән сак булырга өйрәтеп җибәрсәк иде.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас