Американың Техас штатында кияү белән кәләш утырган машина пикап белән бәрелешә. Яшьләр шул урында һәлак була. Фаҗига яшьләрнең туганнарының күз алдында булган.
Алар мәктәптән үк очрашып йөргән. Егеткә — 20, кызга 19 яшь булган. Яңа тормышны бергә башлап җибәрүләренә шулкадәр нык шатланганнар, матур планнар корганнар.
Язмыш, диген. Озак бәхетле гомер кичереп тә тормыйча, бер көнне үлгән гашыйклар да була икән.