"Русия Почтасы" үз бүлекчәләрен алкоголь сата торган кибетләр, даруханәләр, күпфункциональ үзәкләр, мәгариф һәм медицина учреждениеләренә әйләндерү өчен бюджеттан 85 миллиард сум акча сорый, дип яза "Интертат".
Бу хисаплар "Русия Почтасы"ның яңа концепциясенә кертелгән, документ Финанс һәм Элемтә министрлыкларына юлланган.
Үзгәрешләрнең төп сәбәбе - кәгазь хатлар кимү.
Шуның аркасында почта "Тартылу үзәкләре" кормакчы. Үзгәрешләр 20 меңгә кадәр халкы булган торак пунктлардагы бүлекчәләргә кагылачак. Димәк, 80 процент почта бүлекчәләре үзгәрәчәк дигән сүз.
Шулай итеп, тиздән почтада алкогольле эчемлекләр, дарулар, көнкүреш товарлары сатып алырга, төрле хезмәтләргә заказ бирергә мөмкин булачак. "Известия" басмасы фаразлаганча, "Русия Почтасы" планнарын финанслауда кыенлыклар туарга мөмкин, чөнки ул дәүләт хисабына үзенә хас булмаган эшчәнлек булдыруны сорый.