Төрлесеннән
26 август 2019, 07:01

Сак булыгыз: куркыныч җинаятьче качкан!

Ул кеше үтергән өчен 17 елга утыртылган булган.

Ростов өлкәсендәге колониядән авыр җинаять кылучы качкан.

Ул өч елдан иреккә чыгарга тиеш булган. Элегрәк ул ике тапкыр хөкем ителгән булган.

Колониянең җинаятьченең качуына юл куйган хезмәткәрләре ачыклана.

Әлеге бәндә тиешле контрольсез калуыннан файдаланып сыпырткан, дип белдерәләр.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас