23еннән 24 август төнендә +10...+15 көтелә, әбәдкә таба +20...+25 җылытачак, көньяк буенча термометр баганалары +31 градуска кадәр күтәреләчәк. Якшәмбе көнне төнлә +8...+13, көндез +18...+23, көньяк районнарда һава +28 градуска кадәр җылыначак. Ялларда синоптиклар урыны-урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көньяк-көнбатыштан төньякка күчүчән җил вәгъдә итә.