- Доктор, зинһар,тизрәк килегез! Хатынымның сукыр эчәге шартларга мөмкин!
- Борчылмагыз! Әле узган ел гына операция ясадык. Кешедә ике сукыр эчәк була алмый!
- Тапты сүз! Сукыр эчәк ике булмаса, икенче хатын була ала!
Укытучы мәктәптә дәрес алып бара. Тактада бәләкәй хәрефләр белән ике сүз язып куя: "гәрәфи һәм чыпчык". Балаларга сорау бирә:
- Балалар, бу ике сүздә нинди хата бар?
Беренче партада утырган кыз кулын күтәрә дә:
- Гәрәфи баш хәрефтән языла, чөнки ул кеше исеме.
Шул вакытта арттагы рәттә Вәли кулын күтәрә дә:
- Мин дә бер хата таптым! - ди. - Гәрәфие олы булгач, аның чыпчыгы да олыдыр инде ул,- дип әйтеп куя.