Чейзерның хуҗасы – элеккеге психиатр Джон Пилли дүрт аяклы дустын үзе эшләгән үзенчәлекле алым белән дрессировкалаган. Пилли бу этне 2004 елда сатып алган һәм 3 ел буена көн саен 4-5 сәгать аның белән шөгыльләнгән. Хуҗасы Чейзерга төрле предметлар күрсәткән, аларның исемен 40 тапкыр тирәсе кабатлаган, аннары яшергән һәм табарга кушкан. Этне өйрәтү өчен ул 800 йомшак уенчык һәм башка йөзләгән предметлар кулланган. Нәтиҗәдә Чейзер 1022 сүзне аңларга өйрәнгән.