Төрлесеннән
18 июль 2019, 13:00

Якындагы биш елда аномаль эссе булачак

Якындагы биш елда Русиядә аномаль эсселек хөкем сөрергә мөмкин, дип белдерә Русия Фәннәр академиясе Обухов исемендәге Атмосфера физикасы институтының өлкән фәнни хезмәткәре – климатолог Александр Чернокульский.

Галим сүзләренчә, моның булуы бик тә ихтимал. «Себердәме, әллә Европа территориясендәме – анысын әйтүе кыен, әмма югары температура урнашырга мөмкин», - дип искәртә ул.

Моның ачык мисалы – Көнбатыш Европа. Быел анда термометрның терекөмеш баганасы 42-44 градуска кадәр күтәрелде, дип яза “Татар-информ”.

«Бездә чагыштырмача салкын, әмма боларның барысы да шул бер үк процесс: антициклон урнашкач, шартлы рәвештә, аның бер өлешеннән – җылы, икенчесеннән салкын һава үтеп керә», - дип аңлата Чернокульский.

Резеда Галикәева.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Читайте нас