Төрлесеннән
11 июль 2019, 08:47

Коткарыгыз! Әнием кыйный...

Алтай крае суды күпбалалы әнине 3 елга иркеннән мәхрүм итте. Әлегә җәза аңа балаларын кыйнаган өчен бирелде.

45 яшьлек хатын тәрбиягә 7 бала алган. "Тәрбия" вакытында аеруча 10 яшьлек улын һәм 9 яшьлек кызын кыйнаган.


Тикшерү вакытында аның бу балаларны урындык белән кыйнавы ачыкланган. Былтыр шул рәвешле улының аягын да сындырган булган.


Баланы дәваханәгә озатканнан соң хатынга җинаять эше кузгатылган.

Гөлия Гарәева.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Читайте нас