Төрлесеннән
8 Июля 2019, 11:17

Луизаны Казандагы күршеләре ничек танымаган?

Ил буйлап таралган мондый плакатларга игътибар итүче юкмы әллә? Табучыга вәгъдә ителгән миллионга беркем дә мохтаҗ түгелме? "Миллионер" хатын кулга алынганчы кайда яшәгән?

Казанның Яңа Савино районындагы әлеге йорт шәһәр үзәгеннән читтәрәк урнашкан. Элегрәк күршедә генә район ЗАГСы бинасы булуын исәпләмәгәндә, якын-тирәдә игътибарны җәлеп итәрлек берни юк.

Акча урлауда шик төшкән хатын-кыз үзенең гаиләсе белән тугызынчы каттагы бер бүлмәле фатирда көн күргән. Күршеләре ишекне ачмый. Погон йөртүчеләр дә, микрофон тотучылар да аларны арыткан, ахрысы. Ә менә бишенче катта яшәүче Андрей күрше ике республикада төп яңалыкларның берсенә әверелгән вакыйгадан, гомумән, хәбәрдар түгел.

– Бездә кем яшәвен үзебез дә белмибез. Фатирларның яртысыннан артыгында чит кешеләр тора. Хәтта янәшәмдә кемнең көн күрүен дә белмим. Күршеләр көн саен алмашынып тора, танышырга да өлгермисең, – ди ул. – Әмма монда байлар яшәми. Бу кадәр акчам булса, нишләр идем, дисезме? Белмим, әмма монда тормас идем. Тик миңа кешенеке кирәкми. Үземнеке дә җитә. Күпме акча алган дисез теге хатынны?

Чуйков урамындагы танылган йортта яшәүчеләр арасында исә яңа күршеләрен вакытында таный алмауларына үкенгәннәре дә бар. Аның кайдалыгын әйткән кешегә 1 миллион сум вәгъдә ителгән иде. Язмаган, күрәсең. Бу йортта миллионерлар яшәмәвен үзләре әйтеп тора бит. Кем белә, бәлки, әйтмәсләр дә иде.

Бер айдан артык вакыт эчендә Луиза Хәйруллина социаль челтәрләрдә “йолдыз”га әверелде. Аны Робин Гуд, Шәкүр карак белән чагыштыручылар да бар. Җинаятьчене яклау түгел, бүгенге тормышка бәя монысы.

Бу хакта "Ватаным Татарстан" яза.

Резида Вәлитова.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас