Әби өендә йөргәндә егылган да, башкача аягына баса алмаган. Ишеге эчтән бикле булу сәбәпле, хәл белергә килгән туганнары аңа ярдәм итә алмаган. Алар коткару хезмәтенә шалтыраткан.
Коткаручылар тиз арада килеп җиткән. Тимер ишекне җайланмалар белән ачып, йортка кергәннәр. Егылып яткан хуҗабикәне "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләренә тапшырганнар. Беренче ярдәм күрсәтелгәч, әби дәваханәгә озатылган.
Эх, картлык шатлык түгел шул инде...
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Фото: avto-master.com сайтыннан.