Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 февраль 2019, 13:22

Роберт Миңнуллин: "Үзләрен бөек дип санаган язучылар Зифа Кадыйрованы тәнкыйтьли"

Шагыйрь фикеренчә, Зифа Кадыйрованы Язучылар берлегенә алмау иҗтимагый оешманы бизәми.

Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин Зифа Кадыйрованы Язучылар берлегенә алмауны иҗтимагый оешманы бизәми, дигән фикер белдергән. Аның әйтүенчә, язучыны үзләрен бөек дип санаганнар тәнкыйтьли. Бу хакта ул “Татар-информ”га әйткән.
“Үзләрен бөек дип санаган язучылар аның әсәрләрен тәнкыйтьли, начар ди. Ә нәрсәсе начар? Художество ягыннанмы? Сюжет ягыннанмы? Анализ ясаучы юк бит. Берлекнең тәнкыйть бүлеге, проза бүлеге бар. Анализ ясагач кына начар дип әйтеп була. Аның бит тәртибе шундый булырга тиеш”, — дигән шагыйрь.
Роберт Миңнуллин әйтүенчә, Зифа Кадыйрованы берлеккә алырга мөмкин. “Зифа Кадыйрованы читкә тибәрү Язучылар берлеген дә, аның проза остаханәсен дә, кабул итү комиссиясен дә, идарәсен дә бизәми! Димәк, араларында Зифаның иҗатына гадел бәя бирерлек берәү дә табылмаган дигән сүз!” – дигән ул.
Роберт Миңнуллин Зифа Кадыйрованың күпсанлы китаплар авторы булуын телгә алды. “Кеше укый икән, ул бит юкка гына түгел. Халык укыганга күрә начар диләр? Ә башкаларныкы нинди?” – дигән ул, дәгъвасын белдереп.
Зифа Кадыйрованың Язучылар берлегенә кабул ителмәве белән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кызыксыначагын әйткән иде. Роберт Миңнуллин берлектәге язучыларның нык ихтыярлы кешеләр булмавына киная ясады. “Мөхәммәтшин әйтсә, шул ук кешеләр “срочно” бертавыштан Зифаны кабул итәчәкләр! Менә күрерсез!”- дигән ул.



"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.


Фото: tatar-inform.tatar.
Читайте нас: