Хәзер балалар табиблары эш көннәрендә – 21, шимбә 17 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Уфалылар педиатрны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә 216 34 54 телефоны аша өйгә дә чакыра ала.
Балаларның 20 проценттан артыгы чирләсә, уку процессы туктатылырга мөмкин. Карантинга бөтен мәктәп түгел, берничә сыйныф кына да ябыла ала. Моны мәктәп хакимияте карар итә.
Республикада бүген 37,8 мең кеше грипп һәм ОРВИ белән авырый, аларның 23 меңе (60,8 процент) - балалар.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Фото: pixabay.com сайтыннан.