Кичә Мәскәүнең "Лосиный остров" урман паркында төн кунган 6 яшьлек малай турында язып чыккан идек бит. Бүгенгә шунысы мәгълүм, тикшерүчеләр баланың әнисен тоткарлаган. Чөнки ана кешенең, малайның һәм шаһтларның сөйләгәннәре бер-берсенеке белән туры килми.
Малай әйтүенчә, әнисе аны җәза рәвешендә урманда калдырып киткән. Әнисе исә, кулымнан ычкынып, йөгереп китте дип белдерә. Ул шулай ук баланың психик тайпылышы булын әйтә.
Кем ялганлый: анамы, әллә баламы? Бу мәсьәләне тикшерүчеләр ачыклый. Хәзерге вакытта малай дәваханәдә. Төнне кышкы урманда үткәрүенә карамастан, сәламәтлегенә зур зыян килмәгән. Табиблар аның өшү һәм курку белән генә котылуын әйткән.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.