20 яшьлек егет урындагы медицина университеты һәм дәваханәләр оештырган акциядә катнашкан. Июль аенда аңа һәм тагын ике җиңүчегә ашказанын кечерәйтү буенча операция эшләгәннәр. Аннан соң табиблар егеткә азыкны ныклап чәйнәргә, туклануны контрольдә тотарга, физик күнегүләрне арттырырга киңәш иткән.
12 февральдә Ван медицина тикшерүе үткән. Табиблар аның 142 килограммга ябыгуын, 2 сантиметрга үсүен, аяк үлчәменең дүрт үлчәмгә кечерәюен билгеләгән. Егетнең гомум сәламәтлек торышы да яхшырган. Моңа кадәр йөрәк, бавыр һәм үпкәләре белән проблемалары булган.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Фото: pixabay.com сайтыннан