Уфа мәктәпләре ихатасында урам этләренең көтү-көтү йөрүе турында әледән-әле ишетелеп кенә тора. Бу хәлгә укучылар да, әти-әниләр дә зарлана. Алар йөреп кенә калмый, ә иң куркынычы — балаларга һөҗүм итә. Шушы көннәрдә 79нчы мәктәпнең спорт мәйданчыгында урам этләре 5нче сыйныф баласына ташланган.
Уфаның халыкны яклау идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйсез этләр малайның аягын тешләгән. Укучыга котыру авыруына каршы прививка ясап, медицина ярдәме күрсәткәннән соң, аны әти-әнисенә тапшырганнар.
Мәктәп укучысына урам этләре ташлануы турында “Шәһәрне җыештыру буенча махсус хуҗалык” оешмасына хәбәр ителгән. Аның хезмәткәрләре мәктәп ихатасыннан дүрт этне тотканнар.
Фото: Социаль челтәрләрдән.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.