Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 февраль 2019, 16:56

Башкортстанда - тагын өч алгарышлы үсеш территориясе

Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Нефтекама, Благовещен һәм Белоретта алгарышлы үсеш территорияләре төзү турында игълан итте. Бу хакта “Facebook”тагы битендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров язган.

Бу - инвестицияләр җәлеп итү һәм бизнес алып бару өчен ташламалы салым шартлары, гадиләштерелгән административ процедуралар. Бу шәһәрләрнең үсеше - икътисади үсеш өчен зур мөмкинлек, - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Республикада алты монопрофильле территория бар: Нефтекама, Белорет, Учалы, Благовещен, Белебей һәм Кумертау. Алар соңгы ике елда булдырылган. Әлеге территорияләрдә 17 резидент теркәлгән. 2019 елның 1 гыйнварына алар тарафыннан меңнән артык эш урыны булдырылган һәм якынча 1,8 миллиард сумлык инвестицияләр җәлеп ителгән.
Башкортстанда 2019 елның 1 гыйнварыннан алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләренең резидент компанияләренә 2021 елның 31 декабренә кадәр өч тапкыр киметелгән салым ставкалары билгеләнгән. Тиешле закон Дәүләт җыелышы-Корылтайда кабул ителде.



"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.


Фото: "Башинформ" сайтыннан
Читайте нас: