Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 февраль 2019, 17:29

Уфада Русия сәнәгать форумы үтәчәк

26-28 февральдә Уфада Русия сәнәгать форумы үтәчәк, аның кысаларында “Уфаның инновацион потенциалы” IV махсуслаштырылган күргәзмә оештырыла.Форум яңа типтагы икътисадны формалаштыруның актуаль темалары, инновацион система барлыкка килү, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җитештерү секторы белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге буенча фикер алышу өчен традицион мәйданчык булачак.

Форум һәм күргәзмә эшендә быел федераль һәм төбәк дәүләт власте органнары, Русиянең эре сәнәгать концерннары һәм корпорацияләре җитәкчеләре, фонд, ассоциацияләр, берлекләр вәкилләре катнашачак.
“Уфаның инновацион потенциалы” - махсуслаштырылган проект, аның төп максаты -- кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җитештерү секторы белән хезмәттәшлеге һәм берләштерү.
Уфа шәһәре территориясендә эшләп килүче технопарклар һәм аларның резидентлары күргәзмәнең бер өлеше булачак.
Форумның эшлекле программасында катнашырга Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Русия Машина төзүчеләр берлеге, Русия Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт коллегиясе җитәкчеләре чакырылган.
Күргәзмә экспонентлары арасында Башкортстан Сәнәгать һәи инновацион сәясәт министрлыгы башлангычы белән “Иң яхшы инновацион эшләнмәләр, технологияләр һәм проектлар” конкурсы узачак.



"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.

Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан
Читайте нас: