Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 февраль 2019, 17:26

Сәламәт бул, Ваня Фокин!

Шартлаудан соң исән калган сабый, ниһаять, үз өенә кайта.

2018 елның 31 декабрендә Магнитогорск шәһәрендәге торак йортта көчле шартлау булды. Анда 35 фатир зыян күрде. Шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар да, сәламәтлегенә зыян килүчеләр дә бар иде.
Коткаручылар 1 яше дә тулмаган Ваняны җимерелгән йорт астыннан табып алган иде. Бала озак вакыт суыкта яткан булган.
Ниһаять, сабыйны Мәскәү дәваханәсеннән чыгардылар. Бүген аны табиблар күзәтүе астында өенә кайтаралар. Киләчәктә балага стационар дәвалау кирәкмәячәк, әмма аның сәламәтлеген даими тикшереп торачаклар.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.


Фото: яндекс ру.
Читайте нас: