Иннополиста узган бу чара төбәк властьларының халыкның яшәү шартларын яхшыртуга һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга юнәлтелгән эшчәнлегенә багышланды.
“Төзелеш тармагының эзмә-эзлекле үсешенә торакка ихтыяҗ бәрабәренә ирешеп була. Моңа бәйле рәвештә, ипотека кредитлары базарына игътибар кирәк”, - диде Владимир Путин. Ул әле күптән түгел генә ставканың - 9, хәзер илдә уртача 11 процент булуын билгеләп узды.
“Бу кыска вакытка гынадыр дигән фаразыбыз чын булыр дип өметләнәбез. Күзәтергә һәм базар үсешенә стимул кирәк. Былтыр Үзәк банк ставкасы күтәрелгән иде, бу котылгысыз булды, без аңлыйбыз. Ләкин кинәт артуга сәбәп юк иде кебек”, - дип саный Президент.
Ул бизнес һәм гражданнарның проектлы финанслауга күчүе комплекслы төзелештә тискәре чагылыш табачагына шикләнүен әйтте. “Социаль инфраструктура объектларын кулланышка кертүдә проблемалар туачак, диләр. Төзүчеләргә авыр булачак, ресурслары җитмәячәк, чөнки яңа кагыйдәләр буенча социаль инфраструктура төзелешенә гражданнардан акча җәлеп итү тыелачак. Бу уңайдан фикерләрегезне тыңлыйсым килә”, - дип мөрәҗәгать итте Путин төбәк җитәкчеләренә.
“Шәһәрләрне үстереп, яңа территорияләрне үстереп, барлык категория гражданнарның таләпләренә җавап бирә торган төзелешләргә этәргеч бирергә иде”, - диде Президент.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Фото: "Башинформ" агентлыгыннан.